Победители конкурса «Тархан» поступят в институт на льготной основе
В Конкурсе могут принять участие школьники 10-11 классов, студенты средних образовательных учреждений всех субъектов Российской Федерации.
В Конкурсе могут принять участие школьники 10-11 классов, студенты средних образовательных учреждений всех субъектов Российской Федерации.
Барлык төбәкләрдә дә финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләү һәм финанс грамоталылыгын күтәрү мәсьәләләренең мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү максатында ел саен финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачеты үткәрелә. Узган ел Татарстан Республикасы халык арасында максималь активлык күрсәтеп (36 меңнән артык кеше) Россия Федерациясендә беренче урынны алды. Быел финанс зачеты 1 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр finzachet.ru сайтында үткәрелә. Анда катнашу гражданның дөрес финанс карарлар кабул итү, үзен мошенниклардан саклау һәм Интернетта шәхси финанс мәгълүматының сакланышын тәэмин итү өчен җитәрлек белем һәм күнекмәләре бармы-юкмы икәнен аңларга ярдәм итәчәк.
«Идея бар» республика социаль әһәмиятле проектлар конкурсының заявка кампаниясе ачылды. Анда 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге үсмерләр катнаша ала. Заявканы 12 декабрьнең 13:00 сәгатенә кадәр алдагы сылтама аша ө ч юнәлешнең берсе буенча бирергә мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/637bbd10505690b8322b108e/
Өченче яшь университетында Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе эгидасы астында өлкән буын чаллылылар укуларын дәвам итә. 6 декабрьдә Өченче яшь университеты каршындагы "планшет/смартфоннан файдалану нигезләре" курсы дәресләрендә Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов һәм Россия Пенсия Фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе, Яр Чаллы шәһәрендә Россия Пенсионерлар берлеге советы рәисе Руслан Шәнгәрәев булдылар. Компьютер курсларында Өлкән буын студентлары Пенсия фондының электрон сервисларыннан, РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталларыннан файдаланырга, шулай ук Интернет челтәрендә куркынычсыз эшләргә өйрәнәләр. Дәресләр башка юнәлешләр буенча да дәвам итә: "Туган як тарихы", "Мәдәният һәм агарту", "Яшелчә бакчасы, ландшафт дизайны". Студентлар финанс грамоталылыгы буенча да Россия Банкының онлайн дәресләрендә катнашалар. Уку елы башыннан алып Өченче яшь университетында төрле юнәлешләр буенча 250 кеше белем алган.
Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда хөрмәтле "Алтын" юбилярлар - ирле-хатынлы Альберт Мөхетдин улы һәм Асия Сәгыйтовалар гаилә тормышы юбилеен билгеләп үтәләр. Бу искиткеч пар беренче тапкыр Чаллы шәһәренең ПОПАТта эшләгәндә таныша. Асия Рәис кызы, өч ай эшләп, профсоюз хисап-сайлау конференциясенә китә. Җыелыш бик соң тәмамлана һәм Альберт Мөхетдин улы яшь хезмәттәшен өенә кадәр озата. Шул вакыттан бирле алар аерылмый. 1972 елның 2 декабрендә Альберт һәм Асия исемле яшь пар никахларын теркәгәннәр.