Яр Чаллыда «Ислам в музейных редкостях» күргәзмәсе ачылды
Чаллылылар игътибарына Тарихи-туган якны өйрәнү музее җыелмасыннан тупланган «Ислам в музейных редкостях» күргәзмәсе тәкъдим ителә. Ул безнең шәһәр халкы тарафыннан тәкъдим ителгән әйберләрдән оештырылган. Бу – гарәп графикасы нигезендәге инкыйлабка кадәр язылган китаплар, аларның аңлатмалары һәм Коръән фәннәре буенча дини китаплар.