1 майдан чаллылыларны бакчаларга йөртү башлана
Яр Чаллыда ел саен шәһәр җәмәгать транспортының гомуми линияләреннән ерак торган бакчачылык ширкәтләренә сезонлы пассажирлар йөртү оештырыла. Май аеннан сентябрьгә кадәр 83 бакчачылык ширкәтенә 39 маршрут буенча хәрәкәт оештырылачак. 2021 елда 473 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән, шуларның 305 меңе ташламалы категория гражданнар. Бу хакта мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.