Яр Чаллыда «39 комплекс» ТИҮ «Ишегалды белән җырлыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды
9 май алдыннан 39/10 йорт ишегалдында бәйрәм оештырылды. Микрорайонда яшәүчеләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбенең тынлы һәм бәрмә уен кораллары оркестрына кушылып «Җиңү көне» җырын башкардылар.