Чаллылылар «Безнең ишегалды» программасы буенча ачык очрашуларда катнаштылар
Бүген шәһәрнең барлык районнарында да «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру буенча очрашулар узды. Әлеге чара һәркем өчен дә актуаль булды: быел ишегалларын яңарту планлаштырылган, ишегалды төзекләндерелгән яисә программага кермәгәннәр өчен. Халыкка ишегалды территорияләрен төзекләндерү барышында башкарыла торган эш төрләре турында сөйләделәр.