Яр Чаллыда яңа җылыту сезонына әзерлек бара
5 май көнне Яр Чаллыда җылыту сезоны тәмамланды, барлык кулланучыларда да җылылык бирү туктатылды. Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин сөйләвенчә, сезон дәвамында җылылык челтәрләренә зыян килгән 91 очрак теркәлә, бу сәбәпле җылылык бирүдә тоткарлыклар булмаган.