Наил Мәһдиев православие динендәге чаллылыларны Пасха бәйрәме белән котлады
Православие динендәге хөрмәтле чаллылылар!
Православие динендәге хөрмәтле чаллылылар!
Бүген "Сидоровка" паркында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм кунакларын Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлады: « Әлеге бәйрәм хезмәт кешесенә хөрмәтне гәүдәләндерә. Без гореф-гадәтләребезне дәвам итәргә тиеш, бу бәйрәм билгеләп үтелергә һәм кешеләргә шатлык алып килергә тиеш », - диде ул.
Автозавод районында яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган чаралар оештырылды. 1 нче май көнне Җиңү паркында шәһәр халкы өчен «Халыклар дуслыгы – Татарстанның төп байлыгы» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Шәһәрдәшләр өчен «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең иң яхшы солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышында катнашкан 99 яшьлек Иван Николаевич Канидиевны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Автозавод районы хакимияте Башлыгы В и нер Харисов белән бергә шәһәр мэры ветеранда кунакта булдылар. Алар ветеранга Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм үз исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырды.
Мәскәүдә җәмгыять белеме буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиаданың җиңүчесе дип А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11 сыйныф укучысы Арина Александрова игълан ителде.