Чаллыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Татар малае-2021» һәм «Татар кызы-2021» сайланды
Яр Чаллыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Татар малае-2021» һәм «Татар кызы-2021» конкурсларына йомгак ясалды. Конкурслар татар телендә, яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телгә өйрәтү, театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен , Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү, балаларга эстетик тәрбия бирү максатыннан үткәрелде. Аларда Чаллының 124 балалар бакчасыннан 124 бала катнашты.