Чаллыда автомобиль дизайны трендлары турында конференция оештырылды
Бүген ИТ-паркта «Россия автомобиль дизайны мирасы һәм трендлары» дигән конференция узды. Чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев , «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин , Санкт-Петербург вице-губернаторы Владимир Княгинин , тармак экспертлары катнашты.