Яр Чаллыда беренче сыйныфка баручы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кабул итү 1 апрельдә башлана
2021 елда 1 нче сыйныфка балаларны яңа кагыйдәләр буенча кабул итәчәкләр. Үзгәрешләр турында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде: " Беренчедән, мәктәпләрне микрорайоннарга беркетү турында боеру документын бастырып чыгару вакыты үзгәрде. Элек бу 1 февральгә кадәр булса, хәзер 15 мартка кадәр. Ягъни бу көнне мәгариф учреждениеләрен шәһәрнең конкрет территорияләренә, районнарына беркетү турында боерык чыгарылачак. Ул басылганнан соң 10 көн эчендә мәктәпләр мәгълүмат стендына, рәсми сайтка приказ һәм беренче сыйныфка җыелу өчен буш һәм планлаштырыла торган урыннар саны турында мәгълүмат урнаштыралар ", – дип аңлатты ул.