Яр Чаллыда 5 мартка һава торышы
Яр Чаллыда болытлы, төнлә аязучан һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Яр Чаллыда болытлы, төнлә аязучан һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Яр Чаллыда болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар. Кайбер районнарда буран, төнлә бозлавык. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-9˚, урыны белән көньяк-көнчыгышта -2..-5˚ тәшкил итәчәк. Көндез максималь температура -3..-7˚, урыны белән көньяк-көнчыгышта +1..-2˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
Комсомол районында 1 060 азык-төлек җыелмасы әзерләнгән. Россия Герое Сергей Чебневның әнисе Ольга Константиновнага бүләкне Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗәнов тапшырды. Ул аны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм бәйрәм уңаеннан концертка чакыру тапшырды. «Безнең өчен саклаучыларыбызның гаиләләре белән даими элемтәдә булу мөһим. Сез — безнең терәк, сезнең ныклылыгыз һәм ышанычыгыз барыбызга да ярдәм итә», — дип билгеләде Комсомол районы хакимияте башлыгы.
Яр Чаллыда «Герой өчен җылылык» киңкүләм акциясенә йомгак ясалды. Шәһәр халкының актив ярдәме нәтиҗәсендә волонтерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен алты мең шәхси җыелма туплый алды.
Яр Чаллыда 462 ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала исәпләнә. Бу — 2025 ел йомгаклары буенча мәгълүмат. Опека бүлеге белгечләре уңай динамиканы билгели: соңгы биш елда аларның саны тотрыклы рәвештә кими. Бу хакта опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Иван Калинин сөйләде.