Спорт фестивалендә ике йөздән артык кеше катнаша
Үзәк районында ишегалды спорт төрләре буенча «Спорт территориясе» фестивале старт алды.
Үзәк районында ишегалды спорт төрләре буенча «Спорт территориясе» фестивале старт алды.
Кичә Габдулла Тукай ис. яр буенда пляж волейболы буенча хатын-кызлар турниры узды. А нда Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә һәм Азнакай шәһәрләреннән 10 команда катнашты.
Быелгы Чаллы Сабантуенда 2023 елның абсолют батыры билгеле булды. Ул Эльдар Хәмитов. Титул өчен көрәш 130 килограммга кадәр авырлыкта узды. Финалдагы милли көрәштә Азат Абдрашитов һәм Эльдар Хәмитов очрашты. Җиңүче һәм абсолют батыр булып Эльдар Хәмитов танылды. Батырны шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. Ул чемпионга призлар тапшырды, быел бу традицион бәрән генә түгел, ә яңа "Москвич" автомобиле дә.
Чаллы ипподромында традицион спорт ярышлары уза. Сабантуй хөрмәтенә ат чабышларына бөтен Татарстан һәм күрше республикалардан спортчылар җыелды. «Аударыш» ярышында чиста канлы атларның традицион ярышларына ишәкләр һәм понилар кушылды. Ат ярышлары авыр класстагы конкурстан башланды. Аннары чабыш юлына «Тулпар» ат спорты мәктәбе җайдаклары чыкты. Алга таба 1600 метр дистанциядә "рысак"лар йөгереше узды.
Комсомол районының 10 нчы мәктәбе спорт мәйданчыгында мәктәпьяны лагерьларында ял итүче балалар арасында традицион җәйге Спартакиада узды. Ярышлар Комсомол районы администрациясе тарафыннан 15 нче балалар иҗат йорты белән берлектә оештырылды. Ярышларда 12 команда катнашты.Катнашучыларның яшь категориясе 8-10 яшь. Балалар күңелле команда эстафеталары узды, һәр яшь спортчы күңел күтәренкелеге һәм татлы приз алды.