Спорт
Чаллы ансамбле Кызыл мәйданда чыгыш ясады
12 июньдә Мәскәүнең Кызыл мәйданында зур илебезнең мәдәни тормышында масштаблы һәм уникаль вакыйга - "Россия-беренчеләр иле" бәйрәм программасы кысаларында узган "Хорлар сугышы" Бөтенроссия конкурсы ярымфиналчыларының гала-концерты узды. "Хорлар сугышы" Бөтенроссия конкурсы - Россиянең иң яхшы коллективлары бергәләп хор әсәрләрен башкара, тәҗрибә уртаклаша һәм үз казанышларын күрсәтә алган мәйданчык. Чарага Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән диярлек катнашучылар җыелды. Исегезгә төшерәбез, конкурсның 1 этабына 1500 гариза бирелгән, 2 этапка 400 хор гына үткән, ә ярымфиналга бары тик 30 иң яхшы коллективлар чыкты, алар профессиональ башкаруны гына түгел, ә гадәти булмаган актерлык осталыгын, башкарылган әсәргә иҗади якын килүне дә күрсәтте. Бу проект кысаларында Юлия Кукаркина җитәкчелегендә шөыльләнче 1 нче балалар музыка мәктәбенең "Бусинки" үрнәк вокаль ансамбле җырчылары искиткеч эмоцияләр, бик якты тәэсирләр, чиксез тәҗрибә һәм һөнәри багаж алдылар.