Чаллыда иң яхшы машина йөртүчене ачыкладылар
20 майда ТР ДОСААФ мәйданчыгында Спартакиада кысаларында эшләүче яшьләр командалары арасында автомобиль буенча күптөрле ярышлар узды. Үз көчләрен автомобәйгедә шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командалары сынап карый алдылар. Иң мөһиме-машина йөртү таныклыгы, шәхси автомобиль, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булу һәм штрафлар булмау.