Чаллының ике югары уку йорты Татарстан Республикасы Студентлар язы призерлары булды
«УНИКС»та «Татарстанның Студентлар язы-2023» фестиваленең гала-концерты узды, анда иң яхшы номерлар тәкъдим ителде, шулай ук Пермьдә Бөтенроссия конкурсында республика исеменнән чыгыш ясаучы җиңүчеләр игълан ителде. Фестивальдә Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, КФУның Яр Чаллы институты һәм И. Тимирясов ис. КИУ командалары катнашты.