Чаллыда татар милли көрәше «Көрәш» һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узачак
7 майда Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XIV Рәсәйкүләм турниры узачак. Ярышта Татарстаннан һәм янәшә регионнардан 100 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Бәйгенең ачылыш тантанасы иртәнге 10:00, ә катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана. Ярышлар шәһәребезнең “Витязь” спорт комплексында узачак.