Чаллы спортчысы җиңү яулады
Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча алтын медаль яулап алды. Чара Мәскәүдә узды. Хәзер спортчы Россия чемпионатына әзерләнә.
Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча алтын медаль яулап алды. Чара Мәскәүдә узды. Хәзер спортчы Россия чемпионатына әзерләнә.
Ярышлар Саба районының Миңгәр авылында үткәрелде. Радик Сәлахов абсолют батыр титулын яулады. Искә төшерәбез, ул Якутиядә Федераль Сабантуйда абсолют батыр титулын яулаган иде.
Александр Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы Александр Ларионов бәйгедә катнашты. Ул «Хезмәткә һәм саклауга әзер» ( ГТО ) республика бәйгесендә призлы урынга лаек булды.
Павлодарда спорт акробатикасы буенча ярышлар узды. Чаллыдан 22 спортчы катнашты. Безнең спортчылар икешәр комплект алтын һәм көмеш медаль яулап алды.
Көньяк Сахалин шәһәрендә авыр атлетика буенча ярышлар узды. Милена Кутякина өч медаль яулады. Ул Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында укый. Аңа 20 яшь.