Әтиләр көнендә балалар бакчасында спорт бәйрәме узды
«Чаллы мозайкасы» 114нче балалар бакчасында чара узды. Анда балалар әтиләре белән бергә спорт ярышларында катнашты.
«Чаллы мозайкасы» 114нче балалар бакчасында чара узды. Анда балалар әтиләре белән бергә спорт ярышларында катнашты.
Уенда 60 команда катнашты. Чаллы командасы беренче урынны яулады.
Чаллы акробатлары, «Олимпия» спорт мәктәбенә йөрүчеләр бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясады. Ярышлар Санкт-Петербургта узды. Анда Россиянең 25 шәһәреннән 450дән артык спортчы булды. Чаллылылар дүрт комплект алтын медаль яулады. Барлык җиңүчеләргә медаль һәм диплом тапшырылды.
Ырынбург шәһәрендә каратэ буенча Бөтенроссия ярышларына нәтиҗә ясалды. Чаллы дәүләт педагогика университетының индустриаль - педагогик көллияте студенты Аида Бикметова беренче булды. Ул алтын медаль яулады.
Анапада авыр атлетика буенча Россия беренчелеге узды. 55 кг га кадәр авырлык категориясендә өч алтын медальне шәһәрдәшебез Милана Кутякина яулады.