Яр Чаллы боччистлары ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар
Тула өлкәсенең Алексин шәһәрендә терәк-хәрәкәт системасында авырулары булган кешеләр арасында бочча спорты буеча Россия беренчелеге узды. Чара «Россия Спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Шәхси ярышларда Россия Федерациясенең 19 төбәгеннән 68 спортчы катнашты, алар 8 комплект медаль бүлештеләр. Безнең спортчылар югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, үз категорияләрендә беренче унлыкка керделәр.