Чаллы хакиме Наил Мәһдиев «Олимпийский» спорт комплексының капиталь ремонт барышын карады
Шәһәр хакиме төзүчеләр өчен эшләрне быелның 1 сентябренә тәмамлау бурычын куйды. «Спорт комплексының тантаналы ачылышы агымдагы елның 1 сентябренә планлаштырылган», – дип аңлаттылар төзүчеләр. Аңа 44 ел буе ремонт ясалмаган.