Яр Чаллының 71 микрорайонында фельдшер-акушерлык пунктын монтажлау бара
Бүген Яр Чаллыда 71 микрорайонда «Залесный» модульле фельдшер-акушерлык пунктын монтажлауга керештеләр. Медицина пункты 7 нче поликлиниканың яңа структур бүлекчәсе булачак. Төзелеш барышы белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев таныштылар.