Сәламәтлек саклау вәкилләре шәһәр өмәсендә катнаштылар
5 нче шәһәр хастаханәсенең 5 нче һәм 9 нчы поликлиникалары хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсенә кушылды.
5 нче шәһәр хастаханәсенең 5 нче һәм 9 нчы поликлиникалары хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсенә кушылды.
Бүген Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы COVIDка күмәк иммунитет дәрәҗәсе 43,7%ка кадәр кимеде дип хәбәр итте. Авырулар саны артуы май-июнь айларында ук көтелә. Коронавирусны вакцинация ярдәмендә генә җиңеп була.
5 нче шәһәр хастаханәсе Татарстан оешмалары – "Татэнерго" АҖ җылылык энергиясен кулланучылар арасында "Ышанычлы партнер – 2021" номинациясендә җиңүче дип табылды. Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча халыкара форумы – 2022 «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Икътисадый сәясәт комитеты ярдәмендә узды.
Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда 16 501 яңа коронавирус йогышының лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Әлеге күрсәткеч 100 мең кешегә 3074,3 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 17,2%ка кимрәк.
26 апрельдә 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «Хатын-кыз игътибары» дигән темага «Бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларда барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр турында» кайнар линия оештырылачак.