Яр Чаллыга грант программасы буенча 360 табиб килде
Бүген Яр Чаллыда шәһәр медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Шәһәрнең медицина берләшмәсе 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.