Медицина хезмәткәрләре шахмат ярышларында катнаштылар
Бүген шахмат-шашка клубында Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләре арасында шахмат буенча турнир узды. Спорт чарасы «Сәламәтлек – 2022» Спартакиадасы кысаларында оештырылды. Вакыйгаларны алдан күзаллый һәм фаразлый белү, мөмкин булган барлык вариантларны һәм уңай нәтиҗәләрне исәпләргә омтылу – медикларга да, шахматчыларга да хас төп күнекмәләр.