Яр Чаллыда сугыш ветераннары өчен госпиталь гадәттәге режимда эшли башлады
Сугыш ветераннары өчен госпиталь авыруларны штат режимында күппрофильле кабул итүне яңадан башлап җибәрде.
Сугыш ветераннары өчен госпиталь авыруларны штат режимында күппрофильле кабул итүне яңадан башлап җибәрде.
А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 10 нчы медицина профильле "В" сыйныфы укучылары Яңа ел уңаеннан Кама балалар медицина үзәге пациентлары өчен бәйрәм мохите тудырдылар. Кичә алар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә травматология бүлеге палаталары буйлап уздылар һәм яшь пациентларга укучыларның ата-аналары белән берлектә җыелган татлы бүләкләрне тапшырдылар.
7 нче поликлинканың амбулатор медицина реабилитациясе бүлегендә булачак әниләргә сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итә торган программа старт алды. Йөкле хатын-кызлар белән мультидисциплинар тернәкләндерү бригадасы эшли: табиб-реабилитолог, терапевт, медицина психологы, массажистлар, дәвалау физкультурасы буенча инструкторлар.
Узган атнада Роспотребнадзор Яр Чаллыда 22 хуҗалык итүче субъектны тикшергән, шуларның алтысында хокук бозулар ачыкланган. Эш нәтиҗәләре турында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев сөйләде.
Яр Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсенә профессор, И.П. Павлов исемендәге Беренче Санкт-Петербург дәүләт медицина университетының анестезиология бүлеге җитәкчесе Кирилл Храпов килде.