СOVID-19дан беренче компонент вакцина белән 245 меңгә якын Чаллы кешесе привика ясаткан
Шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Беренче компонент белән – 244 773, икенчесе белән 193 339 кеше вакцинацияләнгән.
Шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Беренче компонент белән – 244 773, икенчесе белән 193 339 кеше вакцинацияләнгән.
Яр Чаллыда көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар санының сезонлы артуы теркәлгән. Бу хакта атна саен үткәрелә торган ачык матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр итте: « 48 нче атнага көчле респиратор вирус инфекцияләренең 7 986 очрагы теркәлгән. Без эпидпорогтан беразга, әмма югарырак. Авыручылар арасында 5 248 бала, бу теркәлгән көчле респиратор вирус инфекцияләренең гомуми санының 65,7%ын тәшкил итә », - дип төгәлләштерде ул.
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Акоба һәм Ани Назаретянның берьюлы ике улы дөньяга килгән - алар өчен бу икеләтә бәхет. Вардан һәм Тигран 25 ноябрьдә бер минут аерма белән туган.
Яр Чаллыга башка шәһәрләрдән күчеп килгән табибларга шәһәр бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган түләү ике йөз мең сумга кадәр арттырылды. Тиешле Карарга Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов кул куйды. Элегрәк бу сумма йөз мең сум тәшкил иткән. Исегезгә төшерәбез, әлеге табибларга республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 800 мең сум акча бүлеп бирелә.
3 нче декабрь – Халыкара инвалидлар көнендә барлык игътибар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына һәм аларның хокукларын яклауга юнәлдерелә. Бу көн безнең арабызда чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ гражданнар булуын һәм аларга җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә кирәклекне кабат искәртә.