Яр Чаллыда 5218 лабораториядә расланган коронавирус йогышының очрагы теркәлгән
«Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә 5218 лабораториядә расланган коронавирус йогышының очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 993,2 тәшкил итә. Республика күрсәткече – 100 мең кешегә 1025,5. Без республика күрсәткеченнән 3,1%ка түбәнрәк. 179 пациент медицина күзәтүе астында, сәламәтләнүгә бәйле рәвештә, 10769 кеше исәптән төшерелгән», - дип хәбәр итте матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.