Яр Чаллыда кичергән авырудан соң прививка ясарга теләүче пациентлар саны арта
9 нчы поликлиника табиблары авырудан соң ярты елдан прививка ясарга теләүче пациентлар санының артуын билгеләп үтәләр. COVID-19 белән авырган чаллылылар үз сәләмәтлекләрен кабат куркыныч астына куярга теләмиләр һәм вакцинациягә киләләр. Нигездә алар «Спутник V» яки «Спутник Лайт» вакциналарын сайлый.