Бөек Ватан сугышы ветераны кабаттан коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты
91 яшьлек Лидия Егоровна Красноперова - Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, улы Александр Николаевич белән кабаттан прививка ясату өчен 7 нче поликлиникага килде. Беренче тапкыр кебек үк, вакцинация узу карарын үзе кабул иткән һәм улын да күндергән: « Бу авыруны шулай гына җиңеп була! ».