Яр Чаллыда "Ветераннар сәламәтлеге - безнең кайгыртучанлык" социаль проекты тормышка ашырыла
Яр Чаллыда өч айдан артык Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Ветераннар сәламәтлеге - безнең кайгырту" социаль проекты тормышка ашырыла.
Яр Чаллыда өч айдан артык Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Ветераннар сәламәтлеге - безнең кайгырту" социаль проекты тормышка ашырыла.
Яр Чаллыда вакцинация барышында 94 620 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, икенчесе белән – 63 324 кеше. Татарстан Республикасында 737 меңнән артык татарстанлы вакцинация узды, шуларның 496 меңнән артыгы икенче прививканы да ясаткан.
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе хезмәткәрләре алдагы көнне катлаулы, ике көн дәвам иткән операция үткәрделәр. Пациентның аорталь клапанның стенозы ачыкланган. Клапан аша кан бик акрын аккан, шунлыктан тын кысылуы барлыкка килгән һәм пульс минутына 35 тапкыр гына типкән.
Яр Чаллыга яңа коронавирус инфекциясеннән 96 245 доза вакцина килде. Беренче компонент белән 92 448 кеше вакцинацияләнгән, бу планның 37,4% ын тәшкил итә, икенче компонент 59 289 кеше. Әлеге мәгълүматларны аппарат киңәшмәсендә сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова хәбәр итте: " Кичә «Спутник V» вакцинасы килде. Вакцинацияне дәвам итәбез. Шәһәрдә вакцинациядән өзлегү очраклары теркәлмәгән ", - дип аңлатты ул.
Вакцинация дәвам итә: бер көн эчендә генә дә 1200 Чаллы кешесе коронавирустан прививка ясаттылар. Чаллылылар бүген "COVID-19" дан вакцинациягә gosuslugi.ru порталында шәхси кабинет аша, КФҮтә, бердәм 122 номер буенча, поликлиникага контакт телефоннары аша мөрәҗәгать иткәндә языла алалар, "Омега" сәүдә үзәгендә вакытлыча мобиль пунктта прививкалар куялар.