Яр Чаллыда Роспотребнадзор балалар лагерьларының ачылуга әзерлеген тикшерә
Яр Чаллының шәһәр читендәге һәм мәктәп яны лагерьлары яшь чаллылыларны кабул итәргә әзерләнә. Әйтергә кирәк, 2021 елның җәендә 49 белем бирү оешмасы һәм 49 Хезмәт һәм ял отряды базасында мәктәп яны лагерьлары, шулай ук «Звездный», «Солнечный», «Крылатый», «Росинка», «Бумажник», «Солнышко» лагерьлары һәм «Жемчужина» санаторие эшләячәк.