Яр Чаллыда 2020 елда сәламәтлек саклау өлкәсе эшчәнлегенә йомгак ясадылар
Бүген балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнаштылар.