Роспотребнадзор коронавируска тест тапшырмаган Чаллы туристларын ачыклауны дәвам итә
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 621 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 303,6 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 24,6% ка кимрәк. Әлеге мәгълүматларны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы Лемуза Нәфигуллина җиткерде.