Чаллыда гриппка каршы вакцинация дәвам итә
Башкарма комитетның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов дүшәмбе киңәшмәсендә сезонлы авырулар турында сөйләде һәм профилактика чараларын үтәргә кирәк дип искәртте.
Башкарма комитетның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов дүшәмбе киңәшмәсендә сезонлы авырулар турында сөйләде һәм профилактика чараларын үтәргә кирәк дип искәртте.
Профилактика чараларына килгәндә, «пычрак кул авырулары»н булдырмау өчен, кулны еш юарга кирәк, бигрәк тә балаларга кул юу гадәтен сеңдерергә, спрейлар кулланырга өйрәтергә кирәк. Эчәк инфекциясе авыруларын булдырмауның тагын бер юлы – шешәле чиста су яки кайнаган су эчү.
2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 22 меңнән артык хатын-кызга бала тудыру сертификатлары буенча түләп, финанс ярдәме күрсәткән. Бу максатларга республиканың медицина учреждениеләренә 242 миллион сумнан артык акча җибәрелде, бу йөклелек, бала табу чорында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне һәм беренче елда балаларны профилактик күзәтүне тәэмин итте.
Чаллыда 1 октябрьдән өлкән буын декадасы старт алды. Чаллы сугыш ветераннары госпиталендә дәваланучылар өчен концерт программасы тәгъдим ителде. Аларны Чаллы хакиме Наил Мәһдиев котлады һәм бүләкләде.
Филиалның өлкән социаль координаторы Эльвира Мифтахова аппарат киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта шәһәрдә өч район хакимияте базасында гражданнарны кабул итүче сигез социаль координатор эшли. Ике ел эчендә фондка 7 494 мөрәҗәгать килгән, шуларның 7 485е хәл ителгән. Тугыз мөрәҗәгать тулысынча үтәлгәнче контрольдә кала.