Татарстан Чернобыль АЭСындагы булган һәлакәтне бетерүдә катнашучыларга ничек ярдәм итә
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1 473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Яр Чаллыда әлеге категория гражданнарның 239ы яши. Әлеге чаралар Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан бирелә торган компенсацияләрнең һәм акчалата түләүләрнең киң спектрын үз эченә ала.