Май бәйрәмнәрендә диспансеризация үтәргә була
Чаллыда мобиль поликлиника эшләячәк. 1 майдан 11 майга кадәр «Омега» сәүдә үзәге каршында мобиль поликлиника эшләячәк. Биредә ЭКГ, флюорография үтеп булачак, шулай ук анализлар алачаклар, күз басымын тикшерәчәкләр. Шәһәрдәшләрне табиб-терапевт кабул итә. Хатын-кызлар маммолог һәм гинекологка күренә ала.