Ветеран котлаулар кабул итә
Автозавод районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Лидия Яковлевна Абрамова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин , Чаллы хакиме Наил Мәһдиев исеменнән һәм шәхсән юбилярга Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин котлаулар һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален тапшырды.