Инвалидлык буенча пенсияне дистанцион рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин
Узган елда Татарстан Социаль фонды моңа кадәр пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 10 534 иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр гариза кабул итмичә, проактив режимда, инвалидлар Федераль реестрыннан килә торган мәгълүматлар нигезендә рәсмиләштерелде.