Мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр
Комсомол районының "Энергетик" мәдәният сараенда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында сертификатлар тапшыру белән бәйрәм чарасы узды.
Комсомол районының "Энергетик" мәдәният сараенда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында сертификатлар тапшыру белән бәйрәм чарасы узды.
Цифрлы трансформация һәм дәүләт хезмәтләрен оптимальләштерү кысаларында быел «Бала тууы» суперсервисы гамәлгә ашырыла һәм кертелә, бу баланың тууын ата-аналар катнашыннан башка да дәүләт теркәвенә алырга мөмкинлек бирә. Бу очракта электрон форматта бала тууы турында медицина таныклыгы яңа туган бала әнисенең шәхси кабинетына килә, аннан соң ул аны бала тууын теркәү өчен ЗАГС органнарына гариза белән җибәрә. Ата-аналар ЗАГС тарафыннан формалаштырылган документ нигезендә баланы балалар бакчасына, поликлиникага актив рәвештә яздыра алалар, хакимият органнарына бармыйча да түләүләр һәм ташламалар комплексын ала алалар.
Бүген, 15 августта, үзенең 105 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераны Шахматова Василиса Григорьевна билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов котлаулар җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. Шахматова Василиса Григорьевна Воронеж өлкәсенең Богучар районы Сухой Донец авылында туган. Урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлаган. 1936 елдан үзенең хезмәт эшчәнлеген «Сталин фермасы» совхозында башлый һәм шунда булачак ире Лукьянов Иван Ермеевич белән таныша. 1941 елда ире фронтта хәбәрсез югала.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары Елена Малышева белән «Сәламәтлек» программасын төшерүдә катнашалар. Эфир геройлары булып Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш хирургы Рәмис Әнвәр улы Якубов, рентген хирургы Марат Равил улы Шәрәфетдинов, кардиохирург Рәшид Зөфәр улы Садыйков һәм коткарылган пациент Азат Альберт улы Җәләев тора.
«Звездный» балалар лагеренда «Бәхетнең җиде төсе»республика җәйге балалар-ата-аналар сменасының икенче сменасы старт алды. Анда Татарстан Республикасының алмаш гаиләләре катнашты.