Наил Мәһдиев Кама балалар медицина үзәгендә булды
Наил Мәһдиев Балалар хастаханәсенең берничә бүлеген карау өчен КБМҮнә килде. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов, баш табиб Альберт Хаертдинов һәм аның урынбасарлары Наил Агишев һәм Наталья Наговицына мэрга шокка каршы зал, рентген кабинеты, офтальмология бүлеген күрсәттеләр, балалар медицина реабилитациясе бүлеге эшчәнлеге турында фикер алыштылар.