50 меңнән артык чаллылы диспансеризация узган
Бүген аппарат киңәшмәсе барышында сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов Чаллыда диспансерлаштыру барышы турында хәбәр итте.
Бүген аппарат киңәшмәсе барышында сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов Чаллыда диспансерлаштыру барышы турында хәбәр итте.
Бүген КБМҮдә тантаналы төстә яңа туган сабыйны өенә озаталар. Хәрби хезмәткәр гаиләсендә уллары туды. Ул- өченче бала булып дөньяга килде. Балага Раян дигән көчле исем сайлаганнар. Раяннан кала гаиләдә тагын ике бала тәрбияләнә: олы кызлары Элина һәм уртанчы уллары Ранил. Гаилә тормышындагы бәхетле вакыйга белән котларга бала тудыру йортына Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов килде. "Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән әти-әниләргә 100 мең сум бүләк итү рәхәт һәм күркәм күренеш. Мондый мизгелләрдә үзеңне ниндидер зур көчнең бер өлеше итеп хис итәсең. Нәкъ меә шул вакытта көчебезнең бердәмлектә һәм үзара ярдәм итүдә булуын тоясың. Зур, тату гаиләбезгә рәхим итегез", - дип яшь әти-әнине котлады Фәрид Салахов. акча тапшырылды.
«Адымнар» полилингваль гимназиясендә «Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтү: Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге мисалында бурычлар һәм хәл итү юллары»дигән түгәрәк өстәл узды. Ч арада физик мөмкинлекләре чикле затларга ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар, шәһәр тормышының төрле өлкәләрендәге әлеге мәсьәлә буенча эшчәнлеккә йомгак ясадылар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чаллы муниципаль берәмлегенең социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина инвалидлар өчен ташламалар, социаль гарантияләр, түләүләр һәм пособиеләр бирү нәтиҗәләре белән уртаклашты.
Чаллының 63/15 йортында гомуми практика табибларының кабул итү урыны булачак биналар ремонтлана. Аларның берсендә 4 нче поликлиникадан балалар табиблары, икенчесендә 7 нче поликлиникадан терапевтлар кабул итәчәк. Табиб кабинетлары төзү өчен шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан 443,6 кв.метр бина бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта биналарга капиталь ремонт ясала. Финанслауның гомуми суммасы 19 млн сум тәшкил итә. Шәһәр Советының депутатлар корпусы капитал ремонт барган урында булды, төзелеш эшләренең барышын бәяләде. 4 нче поликлиника филиалында педиатрларның беренчел кабул итүе узачак, прививка ясату кабинеты эшли башлаячак.
Наил Мәһдиев җәмәгатьчелеккә «Татарстан Республикасы Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесен тәкъдим итте.