Медицина хезмәткәрләре ветераннарны котлый
Чаллы шәһәренең 7 нче поликлиникасы коллективы Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котлый. Медицина хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучы Мурзин Таһир Йосыпморза улы янына килделәр. Быел фронтовикка 96 яшь тулды. Аны 6 оныгы һәм 7 оныкчыгы сөендерә. Шулай ук бәйрәмдә поликлиника хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Лидия Егоровна Красноперованы котладылар. 93 яшендә аның йөреше бик яхшы. Ул бакчачы һәм бакчаны үзе карый.