Чаллыларга якыныңны җирләгәндә гамәлләр эзлеклелеге турында искәрттеләр
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев мәрхүмнәрне җирләү буенча гамәлләр алгоритмын искә төшерде. "Һәр үлгән кешегә җирләү өчен зиратта бушлай җир гарантияләнә. Бездә "Молодёжное" һәм "Восточный" зиратлары бар, алар җирләү өчен ачык. Анда православие динендәгеләр һәм мөселманнар өчен аерым билгеләнгән бүлекләр бар", - дип искәртте Илья Зуев.