Алия Бикташева ТР икътисад министрының Рәхмәте белән бүләкләнде
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы, Алгарышлы үсеш территориясе бүлеге башлыгына лаеклы бүләк тапшырды. Нәтиҗәле намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең социаль-икътисадый үсешенә керткән шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы икътисад министры Рәхмәте белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Алгарышлы үсеш территориясе бүлеге башлыгы Бикташева Алия Шамил кызы бүләкләнә.