Сишәмбе, 02 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты

«Эврика» шәһәр мәдәният үзәге муниципаль автоном учреждениесе 1991 елда «Камгэсэнергострой» профсоюз китапханәсе базасында оештырылган. 2002 елда үзәкнең китапханә фонды Үзәкләштерелгән Китапханә Системасына тапшырылган, ә эшләүче фәнни-техник мәгълүмат бүлеге, татар мәдәниятен, телен, йолаларын һәм традицияләрен үстерү бүлеге, сәнгать-иҗат бүлеге, балалар-яшүсмерләр бүлеге, сәнгать салоны сыйфат үзгәрү кичергән. Бүлекләрнең максатларына һәм бурычларына ирешү юллары яңа булды — техник, спорт, сәнгать-эстетик юнәлештәге клуб эшчәнлеген оештыру. Хәзерге вакытта «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге заманча мәдәни-күңел ачу мәйданчыгы булып тора, анда төрле иҗат проектлары – концертлар, халык йолалары куелышлары, конкурслар, күргәзмәләр, очрашулар тормышка ашырыла. Монда төрле яшьтәге һәм кызыксынулы кешеләр иҗатта үзләрен тормышка ашыру мөмкинлеге табалар.

«Эврика» шәһәр мәдәният үзәге структурасына республика проекты «Авыл клублары» буенча төзелгән өч бина керә:

· Замелекесье микрорайоны (В.Гостева ур., 29),

· Прибрежный микрорайоны (Чулман проспекты, 6)

· 71 нче микрорайон (Тенистая ур., 1).

Учреждение эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

- формалары һәм тематикасы буенча төрле булган, бушлай һәм түләүле нигездә мәдәни-массакүләм чаралар, бәйрәмнәр, концертлар, кичәләр, конкурслар һәм фестивальләр үткәрү;

- балалар һәм өлкәннәр өчен төрле юнәлештәге клублар эше;

- күргәзмәләр оештыру, мастер-класслар үткәрү.

«Эврика» шәһәр мәдәният үзәгенең вокал артистлары (солистлары):

- Татарстан Республикасының атказанган артисты Гүлдания Хәйруллина,

- Татарстан Республикасының атказанган артисты Инзилә Мөбәрәкшина,

- автор-башкаручы Флүрә Кулахметова-Талипова,

- популяр җырлар башкаручысы Фәрит Әхмәтов,

- популяр җырлар башкаручысы Наталья Чернова,

- популяр җырлар башкаручысы Диана Усачева.

Иң күренекле фестивальләр, чаралар һәм конкурслар:

- Идел буе халыкларының вокал-хореография һәм театраль куелышлары фестивале «Вакытны бәйләүче хәтер»;

- Өлкән яшьтәге кешеләр иҗатының шәһәр фестивале «Безгә еллар – куркыныч түгел»;

- Шәҗәрә фестивале «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез»;

- «Аккалфаклы татар кызы» шәһәр конкурсы;

- «Минем әбием» шәһәр конкурсы;

- «Каз өмәсе» шәһәр халык йоласы бәйрәме;

- «Карга боткасы» халык йоласы бәйрәме;

- «Деревенька» бәләкәй мәйданында «Сабантуй» шәһәр бәйрәме;

- Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Сабантуй» шәһәр бәйрәме;

- «Масленица» халык йоласы бәйрәме.

Үзәкнең өстенлекле юнәлешләренең берсе — балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү. Иҗат сезоны дәвамында тематик очрашулар, күңел ачу-белем бирү чаралары, театральләштерелгән тамашалар, флешмоблар, бию программалары уза. Җәйге чорда өстәл уеннары, кәгазьдән конструкцияләү, модельләү, рәсем ясау буенча мастер-класслар, киносеанслар оештырыла, ачык һавада ял мәйданчыклары эшли. Май аенда мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен яки башлангыч мәктәпне тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәләре үткәрелә. Мәктәп яны лагерьлары өчен спорт, күңел ачу һәм танып-белү программалары оештырыла.

«Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә инвалидларның «Бергә һәрвакыт» аралашу һәм реабилитация клубы эшли. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗат сәләтләрен үстерүче музыкаль-әдәби юнәлештәге социаль әһәмиятле «Ачылыш» проекты төзелгән. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» үзешчән иҗат конкурс-фестивале үткәрелә.

Электрон адрес: evrika-gkc@mail.ru

Сайт: https://evrika-chelny.ru

ВКонтакте: https://vk.com/club102744487

Юридик адрес: 423803, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, В.Гостева урамы, 29

Телефон: 8(8552) 36-65-26, 36-75-26, 36-55-26

Директор: Галиева Ландыш Фирдависовна

Директор урынбасары: Никитенко Надежда Николаевна

Хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары: Харитонова Айсылу Ханифовна

Баш бухгалтер: Әхмәтшина Миләүшә Муллаян кызы

Контактлар

Телефон Array
Электрон почта evrika-gkc@mail.ru
Адрес 423803, Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, В. Гостев ур., 29 й.

Кабул итү графигы