Башкарма комитетның Финанс идарәсенең бюджет сәясәте бүлеге Башкарма комитетның Финанс идарәсенең Россия Федерациясе бюджет законнарын гамәлгә ашыру максатларында төзелгән структур бүлекчәсе булып тора.
бүлекнең төп бурычлары булып:
1) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә бердәм финанс, бюджет һәм салым сәясәтенең төп юнәлешләрен эшләү һәм гамәлгә ашыру;
2) шәһәр бюджетының керем һәм чыгым өлешләренең оптималь пропорцияләрен билгеләү һәм муниципаль финансларның шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗәле йогынтысын тәэмин итү;
3) шәһәрне социаль-икътисадый үстерүнең өстенлекле юнәлешләренә финанс ресурсларын юнәлтү, программаларны максатчан финанслау;
4) шәһәрнең муниципаль бурычка алулары программаларын эшләү һәм аларны билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыруны тәэмин итү, муниципаль бурычка идарә итү.