бүлекнең төп бурычлары икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру, Яр Чаллы шәһәре (алга таба – шәһәр) муниципаль берәмлегенең икътисадый хәлен анализлау.
бүлек йөкләнгән бурычлар нигезендә аның төп функцияләре булып:
1) шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенең перспектив һәм еллык планнарын эшләү: социаль-икътисадый үсеш динамикасын анализлау, фаразлар эшләү, шәһәрнең социаль – икътисадый үсешенең төп күрсәткечләрен әзерләү.
2) халыкның тормыш дәрәҗәсен, шәһәр тормышының икътисадый һәм социаль тармакларын бәяләү индикаторларының чик күрсәткечләрен билгеләү; планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне үз компетенциясе чикләрендә тикшереп торуны гамәлгә ашыру;
3) социаль-икътисадый үсешне комплекслы фаразлауны һәм шәһәр халкының тормыш дәрәҗәсен индикатив бәяләү системасын гамәлгә ашыру мониторингын үткәрү;
4) оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә үз компетенциясе чикләрендә анализ үткәрү;
5) шәһәр программаларын гамәлгә ашыруга мониторинг үткәрү;
6) тиешле тарифларны билгеләү өчен шәһәр оешмалары чыгымнары составының нигезлелеген анализлау;
7) бүлек компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча мәгълүмати материаллар төзү һәм бирү;
8) икътисад мәсьәләләре буенча киңәшмәләр һәм семинарлар әзерләүдә һәм уздыруда катнашу;
9) бүлек компетенциясенә керә торган сораулар буенча оешмалар һәм гражданнар мөрәҗәгатьләренә җаваплар әзерләү.
бүлек Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, Муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләрне башкара.