Дүшәмбе, 01 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты

Гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау секторының төп бурычлары булып җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне:

1) террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауда катнашуга, шулай ук шәһәр чикләрендә террорчылык һәм экстремизм күренешләренең нәтиҗәләрен минимальләштерүгә һәм (яисә) бетерүгә;

2) муниципаль берәмлек чикләрендәге гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә һәм алардан килгән зыяннарны бетерүдә катнашу;

3) муниципаль берәмлек чикләрендә янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын тәэмин итүгә;

4) территориаль оборона һәм гражданнар оборонасы, шәһәр халкын һәм территориясен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау чараларын оештыру һәм гамәлгә ашыру, моңа халыкка куркыныч турында хәбәр итү системаларыннан, Гражданнар оборонасы объектларыннан файдалануга даими әзерлек халәтендә булышлык күрсәтү, Гражданнар оборонасы максатларында матди-техник, азык-төлек, медицина һәм башка чаралар запасларын булдыру һәм тоту;

5) шәһәр территориясендә һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм (яисә) һәлакәттән коткару формированиеләре эшчәнлеген оештыру;

6) су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау чараларын гамәлгә ашыру;

7) предприятиедә бәхетсезлек очракларын тикшерүдә катнашу һәм аларны булдырмау чараларын эшләү;

8) хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә;

9) җитештерүдә җәрәхәтләнүне, һөнәри авыруларны кисәтү, хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау программаларын эшләү һәм раслау, шулай ук оешмаларга эшләнгән чараларны үтәүдә ярдәм күрсәтү чараларын күрүгә.

билгеләнгән бурычларга ирешү өчен гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау секторы түбәндәге функцияләрне башкара::

1) үз компетенциясе чикләрендә муниципаль берәмлек чикләрендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук террорчылык һәм экстремизм күренешләренең зыяннарын минимальләштерү һәм (яисә) бетерү чараларын гамәлгә ашыра;

2) муниципаль берәмлек халкын һәм территориясен гадәттән тыш хәлләрдән яклау өчен кирәкле көчләрне һәм чараларны әзерләүне һәм әзерлектә тотуны, халыкны бу ситуацияләрдә яклау ысулларына һәм гамәлләргә өйрәтүне оештыра;

3) гражданнар оборонасы максатларында азык-төлек запасларын, индивидуаль саклану медицина чараларын һәм башка чараларны булдыруга һәм тотуга юнәлдерелгән чаралар оештыра;

4) гадәттән тыш хәлләрдә эвакуация чараларын үткәрүне оештыра;

5) Халыкны һәм муниципаль берәмлек территориясен гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә билгеләнгән тәртиптә мәгълүмат җыюны һәм алмашуны оештыра, халыкка вакытында, шул исәптән кешеләр күпләп була торган урыннарда халыкка хәбәр итүнең махсуслаштырылган техник чараларын кулланып, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы яисә килеп чыгу турында хәбәр итүне тәэмин итә;

6) хәрби конфликтлар вакытында яисә шушы конфликтлар нәтиҗәсендә, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында барлыкка килә торган куркынычлар турында халыкка хәбәр итүнең муниципаль системасын файдалануга даими әзерлек халәтендә тоту чараларын, саклау корылмаларын һәм гражданнар оборонасының башка объектларын оештыра;

7) гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен финанс һәм матди ресурслар булдыру чараларын оештыра;

8) һәлакәттән коткару һәм башка кичектергесез эшләр башкаруны оештыра;

9) гадәттән тыш хәлләрдә оешмаларның тотрыклы эшләвенә ярдәм итә;

10) янгыннан ирекле саклауны оештыру өчен, шулай ук гражданнарның янгын куркынычсызлыгының башка рәвешләрдәге беренчел чараларын тәэмин итүдә катнашуы өчен шартлар тудыру чараларын оештыра;

11) халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмат бирүне оештыра;

12) янгын куркынычы арткан очракта янгынга каршы махсус режим билгеләү буенча чаралар оештыра;

13) Гражданнар оборонасы, Гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау планнарын эшләү һәм гамәлгә ашыру чараларын оештыра;

14) Гражданнар оборонасы өлкәсендә халыкны әзерләүне оештыра;

15) халыкны, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне имин районнарга эвакуацияләүгә әзерләү чараларын оештыра;

16) сугыш вакытында оешмаларның тотрыклы эшләвен тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар үткәрүне оештыра.

Кабул итү графигы