Драматург һәм сизгер психолог Аяз Гыйләҗев бу юлы вакыттан алда атлый. Спектакль ирония, юмор һәм гротеск белән сугарылган.
Болан кешелеклелекне, матурлыкны һәм горурлыкны чагылдыра, шул ук вакытта халык телендә еш кына тирән символик мәгънәгә ия. Пьеса геройлары я исә үҗәтләр һәм үткәнне җибәрә алмыйлар, яисә тормышка җиңел карыйлар: кайгысыз гына болыннарда һәм кырларда «сикерәләр», җаваплылыкны башкаларга аударалар. Аз гына кеше башка кешене, ә иң мөһиме – үзен гафу итәргә, аңларга әзер.
Иҗтимагый, матди хәлләре һәм әхлакый сыйфатлары белән бөтенләй төрле булган ике хатын-кызны бер нәрсә – кайгы берләштерә. Кешеләр үз мәнфәгатьләре өчен нәрсәләргә әзер, үз эчке куркуларын ничек җиңәчәкләр – бу хакта «Болан» спектакле сөйләячәк.