Танкабике идарә иткән борынгы нәсел бабаларыбыздан калган кануннарны бозмыйча, аларның йолаларын хөрмәт итеп һәм кадерләп яши.
Олы уллары Юлморзаның вафаты барысын да бер мизгелдә җимерә. Борынгы йола буенча, Танкабике уртанчы улы Акъегет мәрхүм абыйсының хатыны Шафакка өйләнергә тиеш була. Аның кәләше Зөбәрҗәт исә кече уллары Ишморзага кияүгә чыгарга тиеш.
Танкабике алдында бик катлаулы сайлау тора: я кануннарга таянып, гашыйклар Акъегет белән Зөбәрҗәтне аерырга, я булмаса, ана йөрәгенә бирелеп, шул карыш йолаларга каршы чыгып, ике яратучы йөрәкне кавыштырырга.
Карар кабул итү өчен ул аксакаллар киңәшен җыя...